news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президент республикада энергия нәтиҗәлелеге турында: Без кайдадыр эшләп җиткермибез

Рөстәм Миңнеханов министрлык һәм ведомство җитәкчеләрен энергия- һәм ресурс саклауга игътибар итәргә чакырды.

Президент республикада энергия нәтиҗәлелеге турында: Без кайдадыр эшләп җиткермибез
president.tatarstan.ru

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республикада энергия- һәм ресурс саклау юнәлешендәге эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмый. Бүген Татарстан Хөкүмәте утырышында ул шул хакта белдерде.

Республика бу юнәлештә акрынлап үз позицияләрен югалта бара, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты җитәкчеләргә, энергия нәтиҗәлелегенә бәйле проблемаларны хәл итә алмаган очракта, аклану өчен дәлилләр эзләмәскә киңәш итте. Әлеге хәлдән чыгуның бер юлы – энергосервис өлкәсендә килешүләр төзү, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанга үзенең энергетик потенциалыннан файдаланырга кирәк, дип фикер йөртә республика лидеры. Бүгенге көндә «ТАИФ» компаниясенең эчке ягулык ресурслары хисабына булдырылган күпсанлы проектлары бар. Татарстан Президенты фикеренчә, Зәй ГРЭСы да җитди потенциалга ия.

«Без әлеге ГРЭСны яңарту эшенә керешергә тиеш, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Республика бүгенге көндә безнең көндәшлеккә сәләтле булмавыбыз аркасында электр энергиясен читтән сатып ала. Бу юнәлештә тиешле карар кабул итәргә кирәк».  

news_right_1
news_right_2
news_bot