Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Президент районнарда эшмәкәрлекне үстерүне хакимият башлыкларының бурычы дип атады
Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык Юлламасында балаларны мәктәп яшеннән үк эшмәкәрлеккә өйрәтү мөһимлеген әйтте.
(Казан, 24 сентября, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләрдә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү белән активрак шөгыльләнергә кушты. “Эшмәкәрлеккә мәктәп яшеннән өйрәтә башларга кирәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында.
Көллият һәм югары уку йортларында студентларның чыгарылыш фәнни-гамәли хезмәтләре дә үз бизнесыңны оештырырга өйрәтә торган проект дәрәҗәсендә булырга тиеш, дигән бурыч куйды Татарстан Президенты.
“Без республикада эшмәкәрлекне үстерү өчен белем бирү программаларын тормышка ашыруны алга таба да дәвам итәчәкбез. “Перезагрузка”, “Ближе к делу” кебек яңа программалар булачак. Безнең максат – яңа гына үз эшен башлаучыларга да, инде тәҗрибәле бизнесменнарга да файдалы мәгълүматлар бирү. Бигрәк тә күзәтчелек-контроль органнары белән мөнәсәбәтләр корганда булышу. Бу – коррупция күренешләренә дә чик куярга ярдәм итәчәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент сүзләренчә, эшмәкәрләр административ басымга, бюрократиягә зарлана. “Безнең бурыч – эшмәкәрләрнең хакимияткә ышанычын арттыру, аларга үсәргә уңайлы шартлар тудыру өчен төрле проектлар тормышка ашыру”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул республикада муниципаль дәрәҗәдәге 70ләп сәнәгать паркы ачылуын искәртте. “Сәнәгать паркларына инвесторларны җәлеп итәргә, җитештерүләр ачарга, халыкны эш урыннары белән тәэмин итәргә кирәк. Болар – район хакимиятләренең җаваплылыгында”, – диде Президент.
Үзенә шөгыль табып акча эшләүчеләр кебек актуаль мәсьәлә дә Президент игътибарыннан читтә калмады. “Россиядә үзмәшгульлек өлкәсен тәртипкә салу буенча Татарстан үз алымнарын сынап карыячак, дип килешенде. Үзләренә шөгыль тапкан кешеләргә ярдәм итү, хокукый яктан яклау һәм аларның эшчәнлеген законлаштыруга этәрү өчен безне мөһим эшләр башкару көтә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз