Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Президент район башлыкларын мәдәни мирас объектларына инвентаризация ясарга чакырды
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнары башлыкларына мәдәни мирас объектларына инвентаризация үткәрергә һәм адымлап-адымлап бу юнәлештә эш башкарырга чакырды. Бу хакта ул Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышына нәтиҗә ясаганда әйтте.
“Мәдәни мирас объектларына игътибар сезнең район территориясенең дәрәҗәсен күтәрәчәк, сезнең районнарның йөзе булачак, - диде ТР Президенты. - Чистай, Алабуга, Саба – һәр районда туристларны кызыктырган нокталар бар”.
“Булдырганны саклау бик әһәмиятле. Баю авыр түгел, байларча яшәү авыр. Безнең алда зур эш тора. Бөтенесе безнең игътибар үзәгендә булырга тиеш”, - дип дәвам итте Президент.
Рөстәм Миңнеханов республикага мәдәни мирас объектларын гына түгел, иҗтимагый киңлекләр саклау әһәмиятен дә ассызыклады. Ул аларның мәдәни һәм тарихи кыйммәтен билгеләп үтте. Президент Татарстанда Агач архитектура сәнгатен үстерү үзәге төзү идеясен дә хуплады.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышы мәдәни мирас объекты булган Шамов хастаханәсе бинасының конференцияләр залында үтте.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиев, министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, проект һәм реставрация оешмалары, дини оешмалар, белем бирү учреждениеләре, музей-тыюлыклар җитәкчеләре катнашты. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары видеоконференция режимында тыңлый алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз