news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Рәсми чара бүген Казанда Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында 10.00 сәгатьтә башлана.

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген, 24 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.  Бу хакта Татарстан Президентының рәсми сайтында хәбәр ителде.

Җәйге сессия 40 нчы утырыш белән башланып китәчәк, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасы укылачак.

Юллама турыдан-туры телевидение һәм радио аша тапшырылачак.

Татарстан Республикасы Президенты сайтында (www.president.tatarstan.ru) чараның онлайн трансляциясе оештырылачак.

Рәсми чарада барлыгы 600гә якын кеше - Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республиканың муниципаль берәмлекләре, учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашыр, дип көтелә.

Юлламаны "Татар-информ" сайтыннан карап булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot