Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Президент Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «Огуз текстиль» компаниясе идарәсе рәисе Исрафил Учурум җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «Огуз текстиль» компаниясе идарәсе рәисе Исрафил Учурум җитәкчелегендә делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов, иң беренче чиратта, Төркия Республикасына нигез салынуга 91 ел тулу белән барысын да котлады, бу бәйрәм кичә 29 октябрьдә иде. Ул тугандаш төрек халкына уңышлар, шулай ук киләчәктә Төркия Президенты Рәҗәп Таип Эрдоган җитәкчелегендә ватаннарының чәчәк атуын теләде. Төркия – Татарстанның әйдәүче сәүдә һәм икътисадый партнерларыннан берсе, диде Рөстәм Миңнеханов, багланышлар мәдәният, фән, мәгариф, медицина өлкәсендә үсә бара, парламентара һәм муниципальара багланышлар да җәелдерә бара. Моннан тыш, Төркия бүген – «Алабуга» махсус икътисадый зонасына төп инвесторларның берсе, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Казанда Төркия Республиканың Генераль консуллыгы уңышлы эшләп килә. Татарстан Истанбулда үз вәкиллеген ачты. "Казан" һәм "Бигеш" аэропорты республика халкын Истанбул белән һава юллары аша турыдан-туры тоташтыра, бу мөнәсәбәтләрне үстерүгә тагын да ярдәм итәчәк.
«Минемчә, бүген безнең мөнәсәбәтләр югары дәрәҗәдә, әмма башкарасы эшләр бар әле, ике якның да куәтен-мөмкинлекләрен үстерергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары ул текстиль җитештерүгә җентекләп тукталды. Советлар Союзы таркалганнан соң җиңел сәнәгать, аеруча текстиль сәнәгате, авыр заманнар кичерә, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм бүген без чит илләр товарларын кулланабыз. Безнең базарга да сезнең катнашыгызда товарлар китерүне җайга саласы килә, шулай ук үз җитештерүебезне һәм инфраструктурабызны да булдырырга кирәк, дип ассызыклады ул. «Бу тармак – безнең өчен мөһим, минемчә – бу перспектив юнәлеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты шулай ук «Огуз текстиль» компаниясенә, Казанда ачылачак җиңел һәм текстиль сәнәгате күргәзмәсендә катнашу теләге өчен, рәхмәт белдерде. «Төркия текстиле бөтен дөньяга мәгълүм, ул безнең сатып алучылар арасында да бик популяр», - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Татарстан территориясендә генә түгел, Казанда да мондый продукция җитештерүне җайга салырга кирәк.
Төркия хезмәттәшләре белдерүенчә, бүген Казан өчен дә, Татарстан өчен дә заманча экспоүзәк булдырырга кирәк. Төркия ягы да күп күргәзмәләрдә катнаша алыр иде, диләр алар. Төркия бизнесменнары озак вакытка каралган хезмәттәшлекне максат итеп куялар.
Очрашу барышында яклар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча җентекләп сөйләштеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз