news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент Рөстәм Миңнеханов Петрозаводскида «Калевала» ҖЧҖ заводында булды

Рөстәм Миңнеханов, Карелия Башлыгы Александр Худилайнен белән бергә, завод эшчәнлеге һәм аның үсеш планнары белән танышты

 (Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петрозаводскида «Калевала» ҖЧҖнең "OSB" плитәләре (йомычка плитәләр) җитештерү заводында булды.

Искәртеп үтәбез: Рөстәм Миңнеханов Карелия Республикасы башкаласы Петрозаводск шәһәренә эш буенча сәфәр кыла (2015 елның 15-16 феврале).

Рөстәм Миңнеханов, Карелия башлыгы Александр Худилайнен белән бергә,  завод эшчәнлеге һәм аның үсеш планнары белән танышты.

«Калевала» ҖЧҖ инвестицион проекты Карелия Республика территориясендә 2010 елда башланган. "OSB" плитәләре (йомычка плитәләр) җитештерү заводын төзү әлеге продукциянең импортын алмаштырыр дип күзалланган.

Заводның беренче чиратын эшләтеп җибәрү тантанасы 2013 елның июнендә уздырылган. Бүгенгә Карелия Республикасы һәм Ленинград өлкәсе агач әзерләү предприятиеләре белән агач чималы китереп тору буенча килешүләр төзелгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Проект турында төгәлрәк  биредә: http://kalevalaosb.ru/about/history/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100