news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юллары башлыгы белән очрашты

Куйбышев тимер юллары ярдәмендә 8 ай эчендә Татарстанда 9,8 миллион тонна йөк ташылган

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия тимер юллары" ААҖ филиалы - Куйбышев тимер юллары башлыгы Сергей Соложенкин белән очрашты. Очрашу "Алабуга" махсус икътисади зонасында "Кастамону Энтегре" заводын ачу тантанасы алдыннан булды.

Сергей Соложенкинны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Куйбышев тимер юллары белән элек-электән яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр салынуын билгеләп үтте. "Бу безнең якындагы партнерлар, бу безнең ансыз күз алдына да китерә алмаган инфраструктура өлеше", -  дип ассызыклады ТР Президенты.

Республика башлыгы хәбәр иткәнчә, 2014 елның 8 аенда Татарстанда Куйбышев тимер юллары ярдәмендә 9,8 миллион тонна йөк ташылган, бу, узган елгы белән чагыштырганда, 4,6 процентка артыграк. "Мин алга таба да шундый динамика булырга тиеш дип уйлыйм", - диде Р.Миңнеханов. Аның сүзләренчә, "ТАНЕКО"да җитештерү күләме арту, Кама сәнәгый кластерында яңа зур күләмле проектларны гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә, йөк әйләнеше артырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов Сергей Соложенкинга яңа производстволар булдыру планнары хакында сөйләде, шул исәптән "Алабуга" махсус икътисади зонасында да. Әйтик, Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген ачыла торган "Кастамону Энтегре" заводына гына да ел саен 700 мең тонна чимал таләп ителә, аның бер өлеше республикага читтән кертеләчәк. Тиздән пыяла һәм көнкүреш химиясе җитештерүче заводлар төзеләчәк, чимал гына түгел, әзер продукцияне дә ташырга туры киләчәк.

"Россия тимер юллары безгә йөк ташырга булышып кына калмый, ул безнең сәнәгый продукцияне кулланучы да, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. - Быел ул 1,2 миллиард сумлык продукция сатып алды инде, ә узган ел әлеге күрсәткеч 3,5 миллиард сумга җитте".

Очрашу барышында анда катнашучылар Татарстан белән Куйбышев тимер юллары хезмәттәшлеге, төбәктә тимер юл транспорт инфраструктурасын үстерү һәм модернизацияләү турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100