news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент Рөстәм Миңнеханов Казанның реконструкцияләнгән Горький исемендәге паркында булды

Яңартылган паркны шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар карап чыкты

(Казан, 30 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген шәһәр һәм Республика көне хөрмәтенә, масштаблы реконструкциядән соң, Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы ачылды. Анда җәелдерелгән бәйрәм мәйданчыклары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Яңартылган паркны карарга шулай ук ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов һәм башка рәсми затлар килгән иде.

Иң элек Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин балалар һәм яшьләр өчен күңел ачу мәйданчыкларында булды, балалар белән аралашты. Укучылар мәртәбәле кунакларга иҗат җимешләрен күрсәтте. “Минем беренче китабым” конкурсында җиңеп чыккан Казанның 99 нчы мәктәбенең 3 а сыйныфы укучысы Ксения Кувалова Президентка үз куллары белән ясаган китабын бүләк итте. Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин шулай ук “Әдәби ишегаллары” проекты кунагы Мария Голубкинаны сәламләде. Кунакларга Александр Пушкин шигырьләрен укыган актрисага Президент чәчәк бәйләме бүләк итте.

Алга таба рәсми затлар яңа фонтанны карады, электрокарларга утырып, җәяүлеләргә һава сулап йөрү һәм велосипедчылар өчен төзелгән юл буенча парк территориясен әйләнеп узды, шахматчылар клубы әгъзалары белән аралашты, шулай ук парктагы интерактив спорт мәйданчыкларында булды.

Спорт белән шөгыльләнү өчен ясалган мәйданда Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин ГТО (“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы) нормаларын тапшырды. Татарстан Президенты кулларында 25 тапкыр тартылды һәм электрон тирда ату буенча нормативны үтәде. Казан шәһәре башлыгы нормативны ике тапкыр артыграк үтәп, 50 мәртәбә тартылды. Әлеге күнегүләр эстафетасы Россиянең финанс министры Антон Силуановка, Владивосток мэры Игорь Пушкарев һәм Россиянең халык артисты Сергей Безруковка тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов журналистларга билгеләп узганча, студентлар гына түгел, дәүләт хезмәткәрләре дә ГТО нормаларын тапшырырга тиеш. “Бу яхшы инициатива. Бирегә һәркем килеп, норматив бирә алырлык шартлар тудырылачак”, - дип билгеләп узды Президент. Республика башлыгы Горький паркының күңеленә хуш килүен билгеләп узды. Ул бу эшкә саллы өлеш керткән төп иганәче “Татнефть” компаниясенә, шәһәр мэриясенә, архитекторларга рәхмәтен җиткерде. “Бу барыбызның да яраткан урыны булачак”, - дип ассызыклады ул. Илсур Метшин паркны нинди итеп күрергә теләве турында фикерләрен җиткергән шәһәр халкына рәхмәтен ирештерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100