Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Президент Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Нефть һәм табигый газ министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты
Яклар хезмәттәшлек һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре турында сөйләштеләр
(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Нефть һәм табигый газ министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Һиндстан Республикасына эш визиты кысаларында узды. Яклар хезмәттәшлек һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Аерым алганда, Һиндстан Нефть һәм табигый газ министрлыгы белгечләре билгеләгәнчә, илдә углеводородлар кытлыгы бар, бу багланышлар өчен җитди перспективалар ача.
Һиндстан компанияләре, эре җитештерү холдинглары вәкилләре нефть чыгару һәм аны эшкәртү өлкәсендә эшчәнлек турында тулырак сөйләделәр. Алар фикеренчә, Татарстанның углеводородлар сыйфатын билгеләүдә, башка мәсьәләләрдәге тәҗрибәсе кызыклы.
Татарстан Президенты төбәк икътисады, сәнәгатьнең төп тармаклары турында кыскача сөйләде. Ул искәрткәнчә, бүген Татарстан - федерациянең иң алдынгы биш субъекты арасында. Икътисад нигезен нефть һәм нефть чыгару, аны эшкәртү тәшкил итә. Углеводородлар чыгаруның 60 елдан артык булган тарихында 3,2 млрд. тонна нефть суыртылган.
Рөстәм Миңнеханов, сайланган юнәлешләр буенча алга таба багланышлар төрләрен билгеләү өченэшче төркем оештырырга тәкъдим итте, диелә ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз