news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент Рөстәм Миңнеханов: “Иң мөһиме – кешеләр ышанычы”

Казанда “Бердәм Россия” шәһәр активы форумы узды

  (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда “Бердәм Россия” шәһәр активы форумы узды. Анда ТР Президенты, Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда партия исемлеге лидеры Рөстәм Миңнеханов, республика парламенты Рәисе, “Бердәм Россия” БСПнең ТТБ сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Халыкара мәгълүмат үзәге залына шәһәр хакимияте вәкилләре, партия активы һәм Казан шәһәре Думасы депутатларыннан тыш, министрлыклар һәм ведомстволар, Казанның сәнәгать предприятиеләре, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт объектлары җитәкчеләре дә җыелды. Форумда барлыгы 1 меңнән артык кеше катнашты. Анда “Бердәм Россия” сайлау кампаниясенә якынча нәтиҗәләр ясалды.

Форумда билгеләп үтелгәнчә, сайлау алды кампаниясе кысаларында актив һәм ачык эш алып барылды. Сайлау алды кампаниясен үткәрүнең төп коралы – бөтен республика буенча халык җыеннары үткәрүдә. Барлыгы республика буенча 150 дән артык җыен үткәрелгәнлеге билгеле.

Казан мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, ТР башкаласында халык белән диалогта булуның төрле формалары кулланыла. Шәһәр җитәкчесе 90 нчы елларда казанлылар белән аралашу тәҗрибәсен искә төшерде, ул вакытта һәм хәзер күтәрелгән мәсьәләләр нык аерыла, дип билгеләп үтте ул.

“Ул вакытта, балаларны ашатырга азык-төлек юк, хезмәт хакы түләмиләр, эш юк, урамга чыгарга куркыныч, дип әйтәләр иде. Ә бүген? Шәһәрдә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны бик аз. Соңгы 5 елда җинаятьчелек 1,5 тапкыр кимегән, ә авыр җинаятьләр – 2 тапкыр диярлек. Без иң имин шәһәрләрнең берсендә яшәргә күнектек һәм моны табигый дип саныйбыз. Элек бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары бик түбән иде, хәзер бу үткәндә калып бара. Безнең укытучылар, тәрбиячеләр, ниһаять, үзләрен кимсетелгән итеп тоюдан туктады”, - диде мэр.

Социаль ипотека программасы буенча 15 меңнән артык Казан гаиләләре өй туе үткәрде, аларның 8 меңнән артыгы – бюджет өлкәсе хезмәткәрләре. Шәһәрдә капиталь ремонт федераль программасы ярдәме белән һәр өченче күп фатирлы торак йорт төзекләндерелде. Казан мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә балалар өчен урын булдыруда ил буенча - лидер, дип билгеләп үтте Метшин. Соңгы елларда Казанда 88 балалар бакчасы ачылды, 89 мәктәптә капиталь ремонт ясалды.

Шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә килгәндә, кече һәм урта бизнес үсеше әһәмияткә ия, дип ассызыклады мэр. Хәзер шәһәр икътисадында кече һәм урта бизнес продукциясе 34 процент тәшкил итә. “Якындагы 5 елда бу санны 50 процентка җиткерүгә Казанда барлык мөмкинлекләр дә бар”, - диде И.Метшин.

Якындагы елларда шәһәр хакимияте алдына ТКХ өлкәсен, транспорт тармагын, туристлык потенциалын күтәрү, шәһәрне төзекләдерү һ.б. бурычлар куела, дип белдерде мэр. “Дәүләт Советына яңа состав сайлау – бу зур вакыйга. Бу Татарстан халыкларының бердәмлеген белдерү, бу тотрыклылыкны һәм республика үсешен туктатырга мөмкин булган вәзгыятьләрдән качу ихтыяҗы. Бу сәяси вакыйга түгел, ә мөстәкыйльлекне, республика халкының көчен һәм бердәмлеген сакларга әзер булуга дәлил”, - дип билгеләп үтте Казан мэры.

Форумда Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов чыгыш ясады. Ул казанлылар халык җыеннарында һәм башка очрашуларда күтәргән проблемалар турында сөйләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда ясаган чыгышында, соңгы елларда Казанда күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә Татарстанда 30га якын республика һәм федераль программа гамәлгә куела, дип искәртте ул. “Без кабул иткән бөтен программалар да гамәлгә куелачак”, - дип ышандырды ТР Президенты. РФ субъектлары арасында Татарстанның уңышлары, лидерлыгы тотрыклылыкка һәм килешеп яшәүгә бәйле, дип билгеләп үтте. “Безнең федераль, республика һәм муниципаль структуралар, шулай ук бизнес та Татарстан чәчәк атсын өчен тырыша. Бары тик шундый система гына зур уңышларга ирешү мөмкинлеге бирә. Без кайвакыт бәяләп бетермибез: безнең югары профессиональлеккә ия парламент бар, алар башкарма хакимият һәм муниципалитетлар белән республиканың конструктив үсешен максат итеп куя. Бүген ни өчен сайлаучылар белән очрашып сөйләшүләр алып барабыз? Безнең өчен бу мөһим... Беренчедән, бу шулай ук имтихан да. Минем имтихан гына түгел, ә депутатларныкы да. Биредә утыручылар – хакимият партиясе вәкилләре”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты профессиональ һәм нәтиҗәле эшләүче яңа чыкырылыш республика парламенты формалашуының мөһимлеген ассызыклады. “Профессиональ парламент формалаштырубызга шикләнмим”, - диде ТР Президенты. Казан хакимиятенә, ТР җитәкчелеге белән бергә, 2-3 программаны эшләтеп җибәрү зарур, дип билгеләп үтте ул. Аерым алганда, балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү. Бу эшне киләсе елдан башлау планлаштырыла. Моннан тыш, метроның яңа тармагы төзелешен һәм ишегалларын ремонтлау эшләрен дәвам итү зарур.

“Безнең планнар һәм бурычлар зур. Алар гамәлгә куелсын өчен команда кирәк. Бүген мин “Бердәм Россия” партиясе исемлеген җитәклим һәм сезнең белән бергә эшләребезнең уңай нәтиҗәләре һәм җитешсезлекләре өчен дә җавап бирәм. Бу бурычларны ничек хәл итәсен беләбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Дәүләт Советына сайлауларда кешеләр ышанычын алу төп фактор булып тора, дип билгеләп үтте ул. “Без бердәм фронт булып халык белән эшләргә тиеш. Вакыт аз калды. Барыбыз да бер көймәдә, без - команда. Без яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тиеш”, - диде Президент.

Форумда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге – ул республиканың кадрлар асылы, дәүләт идарәсе органнары, социаль өлкә, гомумән, ТР икътисады нигезе булуы билгеләп үтелде.

ТРның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр җитәкчеләре, Хөкүмәтнең күп санлы әгъзалары “Бердәм Россия” партиясен тәкъдим итә. Алар Татарстанның социаль–иктисадый үсешенең, нәтиҗәле эш алып барудан һәм алар кабул иткән карарлардан торуын аңлыйлар.

Форумда билгеләп үтелгәнчә, партия әгъзалары бүген республикада сәяси көчләрнең һәм хакимият органнарының бердәмлеген тәэмин итү бик мөһим булуына ышаналар. Бары тик бердәм командада гына Татарстан казанышларын сакларга һәм аның киләчәк үсешен тәэмин итәргә мөмкин. “Бердәм Россия” партиясе өчен 14 сентябрьдә узачак сайлаулар – бу сайлау гына түгел, ә республика җитәкчелегенә ышаныч турында бөтенхалык референдумы һәм соңгы елларда Татарстанда башкарылган эшләргә бәя.

(Фотосурәт  tatarstan.er.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100