news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды

Премия күләме – 500 мең сум

 (Казан, 30 август, “Татар-информ”, Люция Камалова). Бүген, Республика көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, гадәттәгечә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды. Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда узган тантаналы чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар катнашты.

Тантана Г.Тукайның татар халкы үзе өчен гимн иткән “Туган тел” шигырен уку белән башланды. Аннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантана кунакларын сәламләде. Чын күңелдән бәйрәм белән котлап, ул бүгенге көннең үзенчәлекле булуын искәртте. Бәйрәм алдыннан Татарстанда күп кенә яңа объектлар ачылуын, Казанның төрки дөнья башкаласы итеп билгеләнүен, Болгарның ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен, шул рәвешле, зур вакыйгалар булуын билгеләп үтте. “Бу максатчан, системалы эш”, - диде ТР Президенты. 2014 ел Россиядә Мәдәният елы буларак үтүе дә үзенчәлекле.

Р.Миңнеханов белдергәнчә, премия тапшырганчы, мэр Илсур Метшин белән алар күп кенә объектларда булган, мисалга, яңартылган М.Горький исемендәге үзәк паркта, Иске Татар бистәсендә.

“Бәйрәмнең тәмамлану этабы – Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру. Бу Татарстанның иң зур бүләге, һәм мин сезне шушы вакыйга белән котлыйм”, - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен "Утлы дала" ике томлы тарихи романы өчен язучы Вахит Имамовка һәм каллиграфик композицияләр сериясе өчен Владимир Поповка тапшырды. Премия күләме – 500 мең сум.

Халкы бәхетле булганда гына, язучы үзен бәхетле саный. Бүләк алгач, Вахит Имамов шундый фикер әйтте. Татар халкы беркайчан да үз туган телен онытмасын иде, дип, заманыбызның актуаль проблемасына ишарәләде.

Владимир Попов исә үзенең хезмәтенә республика җитәкчелеге игътибар итүенә күңеле тулганлыгын әйтте. Бөек Ватан сугышыннан соң минем бөтен хезмәтләрем тынычлык темасына багышланды, ә соңгы 25 елда – шәрык сәнгатенә, диде ул.
Рәсми өлештән соң, Камал театры янындагы мәйданда бәйрәм концерты башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100