Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Президент Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән - Әнкарада
Төркия башкаласы аэропортында аны Әнкара вице-губернаторы Хәмзә Дуйгун каршылады
(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ"). Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әнкарага килде. Төркия башкаласы аэропортында аны Әнкара вице-губернаторы Хәмзә Дуйгун каршы алды.
Аэропортка килеп төшүгә, Рөстәм Миңнеханов Әнкараның татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. ТР Президенты хәбәр иткәнчә, республика Бөтендөнья татарлары белән элемтәдә тора, халкының традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калуга ярдәм итә. Үз чиратында, диаспора вәкилләре Рөстәм Миңнехановка Әнкарадагы татарлар тормышы турында сөйләде.
Республика делегацииясе хөрмәтенә Әнкара мэры Мәлих Гекчек исеменнән кичке аш мәҗлесе уздырылды. Рөстәм Миңнеханов һәм Мәлих Гекчек әңгәмә барышында мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлек мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Әнкара һәм Казан – тугандаш шәһәрләр, һәм бу – ТР Президенты һәм Әнкара мэрының уртак фикеренчә, Татарстан белән Төркия башкалалары арасында хезмәттәшлекне үстерүгә зур этәргеч булып тора.
Татарстан делегациясе составына ТР Президентының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Идея» технопаркы генераль директоры Сергей Юшко, ИТ-парк генераль директоры Антон Грачев, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зариповлар бар.
Эш сәфәре барышында ТР Президенты Төркия министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән очраша. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов илнең иң эре югары уку йорты - Билькент хосусый университетында, «Сиджан» оешкан сәнәгать зонасында була.
ТР Президентының Әнкарага эш сәфәренең төп чарасы – РФ Президенты Владимир Путин һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган рәислегендәге Россия – Төркия югары дәрәҗәле хезмәттәшлек советының киңәйтелгән утырышында катнашу, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз