Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Президент Рөстәм Миңнеханов Чаллы картон-кәгазь комбинатында модернизацияләнгән линия белән танышты
ТР Президенты Чаллыда эш сәфәрендә булды
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында С.Титов исемендәге Чаллы картон-кәгазь комбинатында картон чыгару буенча линияне карап чыкты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, шәһәр мэры Васил Шәйхразиев озата йөрде.
Бу модернизация 1,5 млрд. сум күләмендәге үз акчалары исәбеннән башкарылган, һәм комбинат тарихында иң эре инвестпроект булып тора. Модернизацияләү нәтиҗәсендә, машинаның җитештерү темплары минутына 470 метрдан 600 метрга кадәр арткан, картон һәм кәгазь җитештерү елына 20%ка - 157 мең тоннадан 190 мең тоннага кадәр артачак, көтелгән табыш күләме –1 млрд. сум (+16%).
ККК генераль директоры Владимир Бестолков бүген анда Татарстан Президенты өчен экскурсия уздырды. Рөстәм Миңнехановка модернизацияләнгән линия күрсәтелде. Предприятие ай саен 22 мең тонна икенчел чимал эшкәртә, Красноярскидан алып Мәскәүгә кадәр чимал ташыла.
Шулай ук мөхтәрәм кунаклар гофротара фабрикасында да булдылар.
Завод идарәсе бинасы янында Рөстәм Миңнеханов беренче директор Сергей Титов бюстына чәчәк бәйләме салды. «Бүген без модернизация нәтиҗәләрен карап чыктык, һәм шуны әйтәсем килә: Сергей Павлович Титов менә дигән нигез салган, - диде Р.Миңнеханов. – Предприятиегез эшләп торганга, киләчәккә үсеш планнары булганга мин бик шат».
Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама картон-кәгазь комбинаты коллективына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Республика һәм шәһәр сезгә ярдәм итеп торачак», - дип вәгъдә бирде Татарстан Президенты комбинат хезмәткәрләренә.
Ул шулай ук «КАМАЗ» ФК тренировка үзәгендә һәм «КАМАЗ» ААҖ стадионында булды. Спорт инфраструктурасын караганнан соң Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» стадионын бары тик футбол стадионы итеп җиһазларга киңәш бирде.
«КАМАЗ» ФК базасында Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәре футбол клубын һәм тулаем футбол үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз