Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Президент Рөстәм Миңнеханов чаңгычы Андрей Ларьковны кышкы Универсиадада "алтын" медаль алуы белән котлады
“2015 елгы Бөтендөнья студентлар уеннарында Россия җыелма командасы өчен беренче “алтын”ны татарстанлы алуы бигрәк тә күңелле”, - диелгән котлауда
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан чаңгычысы, Идел буе спорт һәм туризм академиясе магистранты Андрей Ларьковка Словакиядә кышкы Универсиадада спринтер узышында җиңүе уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде. Телеграмма шулай ук Идел буе спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якуповка, ТР Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиевка һәм спортчылар тренеры Владимир Махаловка да адресланган, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.
“Татарстанда чаңгы спорты яратучылардан һәм шәхсән миннән, академия магистранты Андрей Ларьковның Словакиядә XXVII Бөтендөнья кышкы универсиадада классик стильдә чаңгы спринтер узышында җиңүе уңаеннан, чын күңелдән котлауларны кабул итегез. Россия спортчыларының мактау пьедесталын тулысынча биләүләре - шатлыклы хәбәр, ә Россия җыелма командасы өчен беренче “алтын”ны татарстанлы алуы бигрәк тә күңелле. Бу яңа казанышлар өчен искиткеч адым. Россия җыелма командасына зур уңышлар, Универсиаданың алдагы стартларында һәм Дөнья чемпионатында уңышлар юлдаш булсын. Безнең спортчыларга ышанабыз, Татарстан һәм бөтен Россия данын яклау өчен яңа җиңүләр көтәбез!” – диелгән телеграмма текстында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз