Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Президент Рөстәм Миңнеханов “Ашан”ның Россиядәге генераль директоры белән очрашты
Убнер әфәнде “Ашан” Франция компаниясенең үз илендә һәм Россиядә үсеш планнары турында кыскача сөйләде
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ашан” ның Россиядәге генераль директоры Вильгельм Убнер белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Убнер әфәнде Рөстәм Миңнехановка шәхсән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм “Ашан” француз компаниясенең үз илендә һәм Россиядә үсеш планнары турында кыскача сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матубгат хезмәте.
Очрашуда яклар киләчәктә дә Татарстанда “Ашан” челтәре уңышлы үсешенә өмет баглады.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз