news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент Путин: "Рейтингны саклап калу өчен уйларга түгел, эшләргә кирәк"

Мәскәүдә Россия Президентының зур матбугат конференциясе бара

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүнең Халыкара сәүдә үзәгендә уздырылган матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин социологлар билгеләгән рекордлы рейтингларны шәрехләп узды.

"Бу үзгәреп торучан әйберләр һәм моңа җитди карарга кирәкми. Эш эшләргә кирәк, телефонны яки рейтингны саклап калу турында уйларга түгел. Рейтинг турында уйлый башлауга, ул төшә башлый. Моңа кадәр шундый эш стиле мине уңайсыз хәлдә калдырмады, киләчәктә дә шуны сакларга кирәк, - дип билгеләп үтте Путин. - Кешеләргә яхшырак булсын, менә нәрсәгә омтылырга кирәк", - дип өстәде ул.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100