Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Президент Путин мөфти Гайнетдинне «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләде
Кремльдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Баш мөфти шәех Равил Гайнетдинны «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләде. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Бу бәйрәм дүрт гасырдан артык элек Ватаныбыз бәйсезлеген яклауга баскан халкыбызның батырлыгы истәлегенә оештырылган. Нәкъ менә аның бөек бердәмлеге, Ватан алдындагы җаваплылыгы һәм бурычы дәүләт нигезләрен ныгытырга, үз тамырларыңны һәм әхлакый таянычларыңны саклап калырга мөмкинлек бирде», - диде Россия Президенты тантанада катнашучыларны сәламләп.
Россия дәүләте башлыгы ассызыклаганча, Россия халкы бердәмлегенең кыйммәте бәхәссез. «Без гомуми бурычларны хәл итү, глобаль чакырулар һәм янаулар алдында берләшә беләбез һәм бергәләп җиңүләргә, казанышларга һәм уңышларга шатлана алабыз», - дип ассызыклады Владимир Путин.
«Фидакарь хезмәт өчен» ордены 2024 елда гамәлгә куелган, ул РФ Дәүләт төзелеше һәм фәнни-технологик үсеш өлкәсендәге зур казанышлар өчен бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз