Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Президент Путин беренче укытучысын Җиңү парадына чакырган
РФ Президенты Владимир Путин үзенең беренче укытучысы Вера Дмитриевна Гуревичны 9 майда Мәскәүдә узган парадка чакырган һәм берничә көн кунак булырга тәкъдим иткән. Бу хакта президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Песков әйтүенчә, Җиңү парадында президентның беренче укытучысы катнашкан. Ул парадны азагына кадәр караган, ә аннары элеккеге укучысының чакыруы буенча Мәскәүдә калган. Педагог өчен мәдәни программа оештырылган: ул Шилов галереясендә булган һәм башка урыннарга экскурсиягә барган.
Дүшәмбе Путин укытучысын Кремльдәге резиденциясенә кичке ашка чакырган. Дәүләт башлыгы аны Арбаттагы кунакханәдән үзе машинада килеп алган. Аннары резиденциядә Путин үзенең укытучысы Вера Дмитриевна Гуревич белән кичке аш ашаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз