news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президент Путин 2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга бюджет турындагы законны имзалады

Федераль законны 2014 елның 21 ноябрендә Дәүләт Думасы кабул иткән, 26 ноябрьдә Федерация Советы хуплаган

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин "2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга  федераль бюджет турында"гы Федераль законны имзалады, дип хәбәр итә Кремльның матбугат хезмәте.

Федераль закон 2014 елның 21 ноябрендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән, ә 26 ноябрьдә аны Федерация Советы хуплаган. Закон Россия Федерациясенең 2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга социаль-икътисади үсеш фаразына,  2015 елга һәм планлы 2016-2017 еллар  бюджет сәясәтенең төп юнәлешләренә, 2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга салым сәясәтенең төп юнәлешләренә, Россия Федерациясенең дәүләт программаларына нигезләнгән. 

2015 елга федераль бюджетның төп күрсәткечләре, фаразланган тулаем төбәк продукты (ВРП) күләме һәм 5,5 проценттан артмаган инфляция дәрәҗәсеннән чыгып, 77 триллион 498 миллиард сум күләмендә билгеләнгән. Федераль бюджетның фаразланган гомуми табыш күләме 15 триллион 82,4 миллиард сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджетның фаразланган өстәмә нефть-газ табышы - 344,3 миллиард сум, чыгым күләме - 15 триллион 513,1 миллиард сум. Федераль бюджет дефициты 430,7 миллиард сум күләмендә билгеләнгән.    

news_right_1
news_right_2
news_bot