news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президент программасы буенча ямьләндерелгән ишегалларында фатир бәяләре арткан

«Без программага кергәнче һәм программа тәмамлангач бәяләрне чагыштырдык», — диде программа координаторы.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Безнең ишегалды» президент программасы буенча төзекләндерелгән ишегалларындагы фатирлар 13,5 процентка кыйммәтләнгән.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта «ТР шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары, «Безнең ишегалды» программасы координаторы Венера Камалова сөйләде.

«Программаның икътисади нәтиҗәлелеген тойдык. Без программага кергәнче һәм программа тәмамлангач бәяләрне чагыштырдык. Тәртипкә китерелгән ишегалдында торакка бәяләр артканын ачыкладык. Шулай ук, игъланнарда фатир сатучылар ямьләндерелгән ишегалды фотографияләрен дә урнаштыралар», — диде.

Быел Татарстанда 1078 ишегалды төзекләндерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot