news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент Премьер-министр кандидатурасын парламентның XXVII утырышында тәкъдим итәчәк

Кандидатура бары бер генә булырга мөмкин.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан Премьер-министры кандидатурасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш дәүләт депутатларының XXVII утырышында тәкъдим итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан парламенты Президиумы утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

"Президент АКШтагы рәсми сәфәреннән кайтканнан соң, Премьер-министр кандидатурасы буенча мәсьәләне уртага салып сөйләшеп киңәшләшкәннән соң, кандидатураны Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә кертә алачакбыз. Әлегә Президент тарафыннан имзаланган рәсми документ юк, шуңа да без бу мәсьәләне көн тәртибенә кертә алмыйбыз", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Мәгълүм булганча, закон буенча субъект җитәкчесе Премьер-министр кандидатурасын, моңа кадәр булган Премьер-министр эшеннән киткәннән соң, 1 ай эчендә тәкъдим итәргә тиеш. Кандидатура бары бер генә булырга мөмкин. Әгәр дә аны парламент вәкилләре хупламаса, Президент башка кешене яки кабат шул ук кандидатураны тәкъдим итәргә хокуклы.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100