Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Президент Николай Демидовка «Республика алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды
Дәүләт бүләге республика иминлеген ныгытуда нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен тапшырылды.
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «МДВ – Щит Чернобыля» ассоциациясе президенты, Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Николай Демидовка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Чара Мәскәүдә узды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы дәүләт бүләге республика иминлеген ныгытуда нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз