Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Президент нефть, газ һәм нефть химиясе комплексын үстерү программасын эшләргә тәкъдим итте
Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык Юлламасында республика икътисадының нигезен бүген дә нефть, газ һәм нефть химиясе сәнәгате тәшкил итүен ассызыклады.
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нефть, газ һәм нефть химиясе комплексын үстерү программасын эшләргә тәкъдим итте. Бу фикерен ул еллык Юллама белән ясаган чыгышында әйтте.
Татарстанда нефть чыгара башлауга быел 75 ел тулды. “Республика икътисадының нигезен бүген дә нефть, газ һәм нефть химиясе сәнәгате тәшкил итә”, – диде Татарстан Президенты.
Шушы узган вакыт эчендә Татарстанда 3 миллиард 300 миллион тонна “кара алтын” чыгарылган. “Бу – ил һәм республика икътисады үсешендә әһәмиятле роль уйнады”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстанның нефть, газ һәм нефть химиясе комплексын үстерү программасын эшләү һәм кабул итү актуаль бурыч булып калуын әйтте.
Татарстан Президенты “Татнефть” компаниясе һәм республиканың нефть һәм нефть химиясе сәнәгатендәге казанышлар һәм планнар турында сөйләде. Соңгы 5 елда предприятиеләр югары технологияле проектларга инвестицияләрне киметмәвен искәртте.
Рөстәм Миңнеханов сөйләгәнчә, быел гыйнварда “ТАНЕКО”да автобензиннарның югары октанлы, экологик чиста компонентларын чыгару буенча яңа ике производство ачылган булса, июль аенда 1,6 мең тонна дизель ягулыгы һәм 500 мең тоннадан артык авиакеросин җитештерергә сәләтле тагын ике производство эшли башлады. Бу проектларга барлыгы 23 миллиард сум акча тотылды.
Президент “Түбән Кама нефтехим” предприятиесендә изопрен каучук чыгару производствосын яңарту программасы уңышлы тәмамланды дип белдерде. Беренче ике этапны тормышка ашыруга 18,5 миллиард сум тотылган, формальдегид, изобутилен чыгару буенча яңа производстволар эшли башлаган. Өченче этап агымдагы ел ахырына изопрен каучук җитештерүне 330 мең тоннага җиткерергә мөмкинлек тудырачак.
“ТАНЕКО” комплексында яңа ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасын эшләтеп җибәрү һәм нефть эшкәртү җайланмалары куәтен 14 миллион тоннага җиткерү, “Евро-5” класслы автомобиль бензины җитештерә башлау, шулай ук “Түбән Кама нефтехим” предприятиесендә 600 мең тонна күләмендә этилен җитештерү буенча яңа производство кебек проектларны гамәлгә ашыру республиканың нефть, газ һәм нефть химиясе комплексында стратегик бурычлар булып тора. Моннан тыш, ел ахырына кадәр “ТАИФ-НК” предприятиесенең авыр нефть калдыкларын тирәнтен эшкәртү буенча комплексын эксплуатациягә кертү эшләрен төгәлләргә кирәк. Әлеге проектка 1,7 миллион доллар тотылачак. “Казан органик синтез” предприятиесендә Этилен заводының яңа пиролиз мичләрен эксплуатациягә кертү бурычы тора”, - диде Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясап.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз