news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Президент медицина уку йортларын тәмамлаучылар дәүләт клиникаларында теләп эшләргә тиеш ди

Табибны мәҗбүри эшләтүнең нәтиҗәләрен күз алдына китереп карагыз сез, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 5 март, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Медицина уку йортларын тәмамлаучыларны дәүләт карамагындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренә җәлеп итү өчен шартлар тудырырга кирәк, дип белдерде бүген гаммәви массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Республика Татарстан" газетасы журналисты соравына җавап биреп.

"Әгәр дәүләт медицина оешмалары яхшы җиһазландырылса, табибларның хезмәт хакы әйбәт булса, медицина уку йортларын тәмамлаучылар дәүләт клиникаларына эшкә урнашыр иде", - диде Президент. Искәртеп узабыз, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә медицина уку йортларын тәмамлаучыларның нибары 30% гына дәүләт клиникаларына эшкә бара. 

"Безнең максатчан кабул итү программалары бар. Алардагы шартлар буенча, уку йортын тәмамлаган белгеч билгеле бер вакыт дәүләт учреждениесендә эшләргә тиеш. Без ул ысулларны алга таба да кулланачакбыз. Кайбер җирләрдә эш бирүчеләр студентларга стипендия түләп, аларны үзләренә җәлеп итә. Әмма, минем фикеремчә, мәҗбүр итеп эшләтү чоры узды. Кешеләр теләп эшләргә тиеш. Медицина хезмәткәрләре бигрәк тә теләп эшләргә тиеш. Табибны мәҗбүри эшләтүнең нәтиҗәләрен күз алдына китереп карагыз сез", - дип искәртте Миңнеханов.

"Шәһәрләрдә күп очракта проблемалар белгечләргә торак булмау белән бәйле", - диде ул. Президент белгечләрне кызыксындыру, табиблар авылларда эшләргә теләсен өчен, төрле ысуллар, формалар табарга өндәде.  

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100