news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент: Мәдәният министрлыгы Сабан туен тарихи, фәнни оештыру буенча эш алып барды

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Сабан туе – татар халкының төп милли бәйрәме, аның яшәү рәвешенең бер өлеше булып тора.

Президент: Мәдәният министрлыгы Сабан туен тарихи, фәнни оештыру буенча эш алып барды
Рөстәм Миңнеханов Чистай Сабан туенда
president.tatarstan.ru/

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туеның эчтәлеген баету буенча Мәдәният министрлыгы эш алып барган. Бу хакта ул журналистлар белән очрашу вакытында «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты баш мөхәррире Рәмис Латыйпов соравына җавап буларак әйтте.

«Быел Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән берлектә, Сабантуйны тарихи һәм фәнни яктан оештыру буенча эш алып барды», – диде Президент, «Интертат» соравына җавап итеп.

Журналист: «Сез Татарстан Сабан туен милли традицияләргә туры китереп уздыру кирәклеге турында әйттегез, соңгы елларда ул спорт бәйрәменә әйләнеп бара дидегез. Бу юнәлештә нинди эшләр алып барыла? Быелгы Сабан туйларында миллилеккә килү юнәлешендә нинди дә булса үзгәрешләр булачакмы?» – дигән сорау биргән иде.

«Сез дөрес әйтәсез – бу спорт бәйрәме генә булырга тиеш түгел. Традицияләрне саклау, мәдәни байлыкны күрсәтү өчен оештырырга кирәк», – дип җавап кайтарды Президент.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Сабан туе – татар халкының төп милли бәйрәме, аның яшәү рәвешенең бер өлеше булып тора.

«Бүгенге көндә Сабан туе 35 чит илдә һәм Россиянең 56 төбәгендә уздырыла. Әлеге милли бәйрәмнең гасырлардан гасырларга күчкән үзенчәлекләре бар. Әмма бүген Сабантуй үзгәрде. Күңел ачу бәйрәменә әйләнде. Үзенең нигезен югалта башлады», – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов быел җәй Якутиядә, саха халкының Ысыах милли бәйрәмендә катнашуын искә төшерде. «Якутиядә Татарстан Республикасы Көннәре узды. Безне Ысыах милли бәйрәменә чакырдылар. Бик күркәм, үзенчәлекле, эчтәлекле бәйрәм. Алар барлык гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калганнар. Без бик матур тәэсирләр алдык. Алардан үрнәк алырга кирәк», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100