news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент М.Шәймиевкә Халыкара Олимпия комитетының югары бүләге – Олимпия ордены бирелде

Аны «Россия – спорт державасы» I Бөтенроссия спорт форумы ачылышында Халыкара Олимпия комитеты вице-президенты Виталий Смирнов тапшырды

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында «Россия – спорт державасы» I Бөтенроссия спорт форумы ачылышында чыгыш ясаган Халыкара Олимпия комитеты вице-президенты Виталий Смирнов әлеге оешма Президенты Жак Роггеның бу вакыйга уңаеннан юллаган котлавын укыды. Анда Халыкара Олимпия комитетының спорт хәрәкәтендә Россиягә таянуы, физик культура һәм спортка игътибары, форум үткәрүгә ярдәме өчен РФ Президенты Дмитрий Медведевка рәхмәт белдерелә һәм Жак Роггеның форум дискуссияләренең нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтүе хакында әйтелә.

Чыгышын йомгаклап, В.Смирнов Халыкара Олимпия комитеты буенча үзенең коллегасы Шамил Тарпищев белән ТР Президенты Минтимер Шәймиевне сәхнәгә чакырды. Татарстан Республикасы җитәкчесенең Олимпия медалена лаек булуы һәм аның бүләкләнүе турындагы игъланны бөтен зал аягүрә басып алкышлады. Олимпия комитеты карамагындагы Олимпия ордены советы утырышында 2008 елда Лозаннада кабул ителгән карар, шул рәвешле, тормышка ашты: Олимпия хәрәкәте үсешенә аеруча зур өлеш керткән өчен Президент Минтимер Шәймиевкә Халыкара Олимпия комитетының иң югары бүләге тапшырылды.

Шул уңайдан рәхмәт сүзе белән мөнбәргә чыккан Президент М.Шәймиев, РФ Президенты Д.Медведев һәм форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Бу бүләккә мин бик шат һәм лаек дип табылуым өчен бик рәхмәтлемен, чөнки бүген кайсы милләт вәкиле, нинди конфессия тарафдары булуга карамастан, спорттан кала, халыкны берләштерерлек бер генә идеология дә юк, - диде һәм, фикерен дәвам иттереп: - Хезмәт, көндәшлектәге көрәш, камиллеккә омтылу, күңелгә тулган шатлык аша кешеләр бере-берсенә якыная, берләшә. Спорт, мөгаен, илнең һәм аның халкының көндәшлеккә сәләтлелеген күрсәтә торган иң яхшы формадыр. Көндәлек тормышта мин спортның кешеләргә хезмәт итүен күреп беләм һәм бу миңа бик ошый», - диде республика башлыгы.

Форумның атамасы үтә отышлы сайлануын белдереп, М.Шәймиев: «Россия - спорт державасы һәм бу Россия Федерациясе шактый катлаулы реформалар үткәреп, үзен спорт державасы итеп күрсәтерлек дәрәҗәгә җитлеккәнен күрсәтү сигналы бу. Сәламәт тәндә – сәламәт рух, «Россия – алга!» шигаре белән яңартыла торган Россия Федерациясе шартларында спорт көче ышаныч багларга нигез бирә, - диде. – Моннан 6 ел элек Татарстанда «Без булдырабыз!» дип игълан иттек, һәрбер кеше, мин булдырам дип, үз-үзенә ышаныч арттыра, без бергәләп, чыннан да, күп нәрсәне булдыра алабыз да!», - дип, М.Шәймиев Казанда 2013 елда Универсиада үткәрүгә хокук өчен көрәштә беренче адымнардан ук ярдәм һәм теләктәшлек күрсәткәннәре өчен Россия Президенты Дмитрий Медведев һәм Премьер-министр Владимир Путинга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Башта Сочи Олимпиадасы уздыру турында сүз булган иде, Казанда Универсиада үткәрү исә тагын да зур бурыч йөкли, мәсьәлә тагын да катлаулануга карамастан, безнең көчебезгә ышандылар», - дип зур канәгатьлек белән фикерен белдерде ТР Президенты М.Шәймиев һәм Универсиаданы әзерләп үткәрү эше гади булмас, ләкин без спорт белән рухланабыз, безнең кулдан бар да килә, дип ышандырды. Чыгышының соңында ул Халыкара Олимпия комитеты җитәкчелегенә дә олы бүләк өчен рәхмәт сүзләре әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100