Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Президент мәгариф тармагын кадрлар белән тәэмин итүгә игътибарны көчәйтергә кушты
«Ел саен чыгарыла торган 4 мең яшь белгечнең өчтән бере генә балалар бакчалары һәм мәктәпләргә бара. Соңгы өч елда 600 гә якын яшь укытучы мәгариф системасыннан өч ел да эшләмичә киткән», — диде Президент.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында мәгариф тармагында кадрлар кытлыгы проблемасына тукталды.
«Ел саен чыгарыла торган 4 мең яшь белгечнең өчтән бере генә балалар бакчалары һәм мәктәпләргә бара. Соңгы өч елда 600 гә якын яшь укытучы мәгариф системасыннан өч ел да эшләмичә киткән», — диде Президент.
«Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгын, муниципаль берәмлек башлыкларын мәктәпләрне педагогик кадрлар белән тәэмин итү һәм яшь белгечләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсен контрольгә алуын сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз