news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент һәм Финляндия илчесе Green торак комплексының беренче ташын салуда катнаша

Торак комплексны YIT фин төзелеш концернының бүлендек оешмасы башкарачак.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Финляндия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле вәкиле Микко Хаутала Казанның Совет районындагы Green торак комплексының беренче нигез ташын салуда катнаша.
Торак комплексны YIT – ООО «ЮИТ Казань» фин төзелеш концернының бүлендек структурасы башкарачак.

Таш салу чарасында төбәк һәм шәһәр хакимияте, төзелеш өлкәсенә караган министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашачак.

Төзелеш өчен җаваплы оешма планы буенча, Green торак комплексына төрле биеклектәге 6 йорт, кибетләр һәм офис биналары белән паркинг, янында мәйданчыгы булган балалар бакчасы һәм төзекләндерелгән яр буе керә.

“Молодежный” торак комплексы территориясен проектлау планы буенча, башка участокларны төзү барышында торак комплекс янәшәсендә мәктәп һәм тагын бер балалар бакчасы төзелер, дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә республикага эшлекле сәфәр белән фин бизнесы һәм Суоминың рәсми даирәсеннән бер төркем вәкил килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100