news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президент Лениногорск хастаханәсенең Кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәгендә булды

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренчә, Кан тамырлары үзәге күрше районнарга да хезмәт күрсәтәчәк.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның Лениногорск районына эш сәфәре кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк район хастаханәсендә булды, анда ул кан тамырлары үзәген карады. Яңа ачылган үзәктә 6 урынлы нейрореанимация, кан тамыры авырулары буенча 24 койка, 2 дәвалау физкультурасы кабинеты, персонал өчен кабинет, санитария бүлмәләре, кинезотерапия кабинете урнаштырылган, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренчә, әлеге үзәк баш мие кан әйләнеше бозылган очракларны тиз арада ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, үзәктә якын-тирә районнардан килүче халыкка да хезмәт күрсәтеләчәк. Бу исә Әлмәттәге кан тамырлары үзәгенең эшен киметергә мөмкинлек тудырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot