Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Президент коронавирустан прививка ясату һәр кешенең үз ихтыярында булуын әйтте
Татарстанда вакцинация беренче булып табибларга һәм мәгариф системасы хезмәткәрләренә уздырылачак.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирустан прививка кешенең үз теләге белән генә ясалачак. «Бу һәр кешенең үз ихтыярындагы эш дип саныйм», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында.
«Әгәр вакцина килсә, беренче чиратта, аны табибларга, мәгариф системасы хезмәткәрләренә тәкъдим итәчәкбез. Моңа беркемне дә мәҗбүр итмәячәкбез», — диде республика җитәкчесе.
Ул тикшерелгән медицина хезмәткәрләренең 40 проценттан артыгының антитәнчекләре булганын әйтте. «Димәк, симптомсыз авыручылар да бар, күпләр белми дә кала», — диде Президент. Ул антитәнчекләре булганнарга прививка кирәк тә булмаячагын искәртте.
Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, Татарстанның Covid-19 ка каршы көрәштә тәҗрибә туплаганын һәм коронавирусның икенче дулкынына юл куелмаячагын билгеләп узды. Саклану нормаларын алга таба да үтәргә кирәклегенә басым ясады.
Президент изоляциягә карата да фикерен җиткерде. «Изоляция озаккарак сузылды дип уйлыйм. Мәктәптә дә элеккечә укытуга иртәрәк чыгарга була иде. Балаларга яңа шартларда уку җиңел булмады. Балалар бакчалары эшләде бит, җәен балалар лагерьларда да ял итте, проблемалар тумады. Бүген мәктәпләр ачылды, ләкин эшне йомшартырга ярамый. Һәр баланы, укытучыны тикшерсәк, нормалар үтәлсә, барысы да әйбәт булыр», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз