news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент киңәше буенча Oskar c7c5 төркеме исемен алыштыра

Бу хакта Оскар Юнысов икенче альбомын тәкъдим итү концертында игълан итте.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Oskar c7c5 төркеме бүген үзенең соңгы концертын бирә. "Без социаль челтәрдә бу концертыбызның соңгысы булуын әйткән идек. Хәзер инде бу сүзләребезнең серен ачарга вакыт - без төркемебезнең исемен алыштырабыз", - дип игълан итте Оскар Юнысов сәхнәдән.

Алга таба төркем Gauga дип аталачак. Бу татарча ГАУГА сүзенең инглизчә язылышы.

Oskar c7c5 төркеменең исемен алыштыруының бер сәбәбе итеп Оскар Юнысов Татарстан Президенты фикерен китерде. "Егетләр әйбәт, әмма исемнәрен алыштырсыннар", дигән Президент башка альтернатив музыка вәкилләре музыкасы белән бергә Oskar c7 c5 төркеменең аудиоязмаларын тыңлагач.

Әлеге төркем караган Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров гауга сүзен “скандал” мәгънәсендә түгел, бары тик, тавышлы итеп җырлаучы мәгънәсендә генә аңларга тәкъдим итә.

Концертта ике альбомнан егермеләп җыр башкарылды, 1,5 сәгатькә планлаштырылган концерт төгәл ике сәгать дәвам итте. Концерт вакытында Оскар Юнысов үзенең дусты Тәбрис Яруллинны туган көне белән котлады һәм аны "татарлар лидеры" дип атады, аңа багышлап “Кем син?” җырын башкарды. Залда Тәбрис Яруллин үзе дә бар иде.

Концертка Оскарның татар телен яраткан, әмма белмәгән дуслары килүе сәбәпле, җырчы тамашачысы белән, нигездә, рус телендә аралашты. Концерт тәмамлангач, театрның 160 урынлы Кече залын тутырып килгән тамашачының күп өлеше Оскар Юнысов һәм музыкантлар белән якыннан аралашырга сәхнәгә күчте.

Искртеп үтәбез, Oscar c7c5 – бары тик татар телендә җырлый торган төркем. Oscar c7c5 төркеменең җитәкчесе һәм солисты Оскар Юнысов. Музыкантлар – Айдар Закиров (бас), Илнар Фатыйхов (клавишлар), Альберт Садретдинов (перкуссия), Вячеслав Красильников (барабаннар), Фәрхәд Сибгатуллин (гитара).

Концертны “Татар-информ” агентлыгы онлайн күрсәтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100