news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент КФУ базасында педагогик кадрлар әзерләү үзәген булдыру әһәмиятен билгеләп үтте

Казан федераль университетының Попечительләр советы утырышында башкарылачак эшләр турында сүз барды.

Президент КФУ базасында педагогик кадрлар әзерләү үзәген булдыру әһәмиятен билгеләп үтте
president.tatarstan.ru

(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф өлкәсендә педагогик кадрлар әзерләү мөһим һәм актуаль бурыч булып кала. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Попечительләр советы утырышында шулай дип белдерде. Утырыш КФУның Психология һәм мәгариф институтында үткәрелде. Утырышның төп темасы – КФУның гуманитар фәнни-белем бирү комплексы үсеше.

Аның эшендә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Премьер-министры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка дәүләт эшлеклеләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә университетның уку биналарын реконструкцияләү, техник яктан тәэмин итү буенча зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Сүз уңаеннан, бүген Президент утырышка кадәр шул биналарны карап чыкты. Президент медицина кластеры объектларын аерым билгеләп үтте. “Төзелеш эшләрен билгеләнгән срокларда тәмамлау һәм медицина хезмәтләре күрсәтүдә югары сыйфатка ирешү зарур”, - диде ул.

Алга таба Президент Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында Исламны өйрәнү үзәге булдырылганын, анда дини һәм иҗтимагый оешмалар, көч структуралары һәм төзәтү учреждениеләре вәкилләре белән зур уртак эш башкарылганын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, үзәк эшчәнлеге һәм галимнәрнең тикшеренүләре республика территориясенә радикаль ислам агымнары үтеп керүгә киртә куячак. Монда, шулай ук мигрантлар белән дә эш алып барылачак.

Рөстәм Миңнеханов Психология һәм мәгариф институтында төрле юнәлештәге мөгаллимнәрне өйрәтү буенча кирәкле инфраструктура булдырылганын да әйтеп үтте. Ул мәгариф системасы өлкәсендә мөһим сорауларның берсе мөгаллимнәрне яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрү булуын әйтте. “Бүген дөнья дүртенче сәнәгать революциясе бусагасында. Без - зур технологик үзгәртеп корулар шаһитлары. Бу процесслар, үз чиратында, безнең алга яңа таләпләр куя. Бу каршылыкларга барлык өлкәләрдә дә вакытында һәм дөрес җавап бирергә кирәк, шул исәптән белем бирү өлкәсендә дә. Шуңа күрә педагогларның квалификациясен күтәрү темасы аеруча мөһим. КФУ базасында республика педагогик кадрларын әзерләү үзәген булдыру бу юнәлештә мөһим адым булачак”, - диде ул.

Бүгенге утырышның көн тәрибендәге мәсьәләләрнең берсе Әлмәт нефть институтын Казан федераль университеты составына кертү турында сөйләшү булды. Президент аның буенча да үз фикерләрен белдерде.

Утырышта башкарылган эш буенча һәм алга куелган планнар турында доклад белән КФУ ректоры Илшат Гафуров хисап тотты.

Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов укытучылар әзерләү мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. Ул КФУда укытучыларны әзерләү сыйфатын яхшырту һәм һөнәри үсешкә йөз тоткан өстәмә карарлар тәкъдим итте. Министр Казан федераль университетында ректорат дәрәҗәсендә педагогик кадрлар әзерләү өчен җаваплы бер зат билгеләргә кирәклеген әйтә. Хәзерге вакытта андый җаваплылык үзәге юк. Бюджет чараларын нәтиҗәле файдалану максатларында, педагогик юнәлештәге магистрларны әзерләү мәсьәләсен Татарстан мәктәпләре өчен укытучыларны максатчан әзерләү буенча республика программасына кертергә тәкъдим итә. Шулай ук Энгель Фәттахов, Дәүләт торак фонды белән берлектә, яшь укытучыларга ташламалы нигездә ипотека кредиты бирү механизмын эшләү күздә тотылганын әйтте.

Уку йортларында бюджет урыннар саны елдан-ел кими, шуңа күрә Рөстәм Миңнеханов министрга федераль үзәк белән актив эшләргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100