Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Президент Казанда халыкның медицина хезмәтеннән канәгать булмавына борчылуын әйтте
Димәк, пациентлар белән дорфа, тупас сөйләшәбез, кешеләр чиратта тора. Президент килгәндә, матур итеп күрсәтә беләбез, диде Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр Думасы сессиясендә, халыкның медицина оешмалары эшеннән канәгать булмавына тукталды.
"Сәламәтлек саклау өлкәсендә күп эш башкарыла. Быел барлык сырхауханәләрне нормага туры китерербез, дип уйлыйм. Әмма халыктан 827 мөрәҗәгать теркәлгән. Шикаятьләр, нигездә, дәлилле. Иң мөһиме - сәламәтлек саклау учреждениеләре эшеннән канәгать булуга игътибар итегез. Бүген ул 49 процент кына. Нигә кешеләр бездә медицина хезмәтләре күрсәтү белән канәгать түгел? Моны игътибар белән өйрәнергә, ачыкларга кирәк. Шәһәр медицина учреждениесенең элекке җитәкчесе бүген - министр. Менә шуннан чыгып, анализ ясагыз. Чаллыда да мин тәнкыйтемне җиткердем. Шундый инвестицияләр була торып бит. Без "Дустанә сырхауханә" турында сөйлибез, башка программалар да бар. Нигә кешеләрдә ризасызлык? Биналар да төзек, яхшы кебек. Без, димәк, пациентлар белән сөйләшә белмибез, дорфа, тупас сөйләшәбез, аңлата белмибез, кешеләр чиратта тора. Президент килгәндә, матур итеп күрсәтә беләбез", - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.
Президент бу теманың өстенлекле булачагын ассызыклады. "Илсур Рәисович, бу мәсьәләләрне шәхси контрольгә алуыгызны сорыйм. Бу бик мөһим", - диде.
Бүген "Татар-информ" Рөстәм Миңнеханов Казан депутатларына халык белән актив эшләргә кушты, дип хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз