news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент: Казан каймасы һәм Сура оборона чиген төзүчеләрне белергә, хәтерләргә тиешбез

Татарстан һәм Чувашия республикаларында Бөек Ватан сугышы елларында Казан каймасы һәм Сура оборона чиген төзүчеләрнең хезмәт батырлыгына багышланган патриотик марафоны узды.

Татарстан Республикасы Президенты рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бөек Ватан сугышы елларында Казан каймасы һәм Сура оборона чиген төзүчеләрне белергә һәм хәтерләргә тиеш булуыбызны әйтте.

Габдулла Тукай исемендәге Казан дәүләт филармониясендә «Тылдагы батырлык» патриотик марафоны тәмамлануга багышланган концерт булды. Татарстан һәм Чувашия республикаларында 29 мартта Бөек Ватан сугышы елларында Казан каймасы һәм Сура оборона чиген төзүчеләрнең хезмәт батырлыгына багышланган төбәкара патриотик марафон башланган иде. Ай дәвамында ике республикада искә алу чаралары узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тамашачыларны һәм марафонда катнашучыларны Җиңү бәйрәме белән котлады, оештыручыларга, тарихчыларга рәхмәт сүзләрен әйтте.

«Казан каймасы һәм Сура оборона чиге турында без бик аз сөйли идек. Ул – өч республика – Марий Эл, Чувашия, Татарстан территориясендә куелган зур хезмәт. Ул кешеләрнең сугыш кырында булган геройлар белән бертигез. Алар тылда җиңүне яулаган. Төзелештә йөз меңнән артык кеше катнашкан. Алар алдында баш иябез. Анда техника булмаган, кул көчен генә кулланганнар. Без ул тарихны белергә, хәтерләргә тиеш», – диде Президент.

Чувашия республикасы Президенты Олег Николаев шулай ук тылда хезмәт итүчеләрнең батырлыгын төрле ысуллар белән яшь буынга җиткереп торырга кирәклеген искәртте.

«Фронттагы һәм тылдагы батырлык өчен медаль бер металлдан эшләнә. Оборона чиген төзү вакытында булган хезмәт безнең тарафтан тиешле дәрәҗәдә яктыртылмаган кебек. Ул – батырлыкның үрнәге булып тора. Анда хатын-кызлар һәм балаларның катнашуы күңелне тагын да тетрәндерә. Тарихның ул битләре кинофильм, спектакль, концерт формасында күрсәтелде. Мәгълүматны шул формада тапшыру ул көннәрнең авырлыгын, хисләрне аңларга ярдәм итә», – диде ул.

Кичәдә Татарстан һәм Чувашия республикаларының җыр һәм бию ансамбльләре чыгыш ясады. Концерт азагында барлык катнашучылар «День Победы» җырын башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100