news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент карары белән гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш керткән өчен премияләр саны артты

Гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш керткән өчен биш юридик зат һәм өч актив граждан премиягә дәгъва итә ала.

Президент карары белән гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш керткән өчен премияләр саны артты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш керткән өчен биш юридик зат һәм өч актив граждан премиягә дәгъва итә ала. Бу хакта бүген Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Казанда социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар форумында белдерде.

Гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш керткән өчен махсус президент премиясен гамәлгә кую турындагы карар узган елгы форумда кабул ителде.

Әмма ул вакыттан бирле күп нәрсә үзгәрде. Татарстанда коммерцияле булмаган оешмалар саны 6 меңгә якын, ә республикалыларның ничек яшәвенә битараф булмаучылар саны тагын да күбрәк, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

“Республикада иҗтимагый хәрәкәтнең уңышлы оешмалары һәм лаеклы вәкилләре күп. Гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш керткән өчен премияләр санын 5 тән 8гә җиткерү күңелле вакыйга. Биш премия юридик затлар өчен булса, өч премия актив гражданнар өчен”, - диде Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100