news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президент Кама кластерында транспорт инфраструктурасын үстерү мөһимлеген белдерде

Түбән Кама ГЭС буасындагы юл торышы борчу тудыра, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

(Чаллы, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда Кама кластеры транспорт инфраструктурасын үстерү кирәк, анда якынча 750 – 800 млрд сумга сәнәгать продукциясе җитештерелә. Шул очракта бу күрсәткеч алты-җиде ел эчендә өч тапкырга үсәчәк. Бу хакта журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы йомгаклау коллегиясе утырышыннан соң җиткерде.

Матбугат чаралары вәкилләре белән әңгәмә Мамадыш районында “Волга” М7 магистраленнан Түбән Кама һәм Чаллыны әйләнеп узып, Чулман аркылы күпер белән юл төзелеше проекты хакында барды.

Казан – Чаллы М7 трассасын реконструкцияләү – бу бик зур проект, ул федераль акча хисабына тормышка ашырыла. Реконструкция буенча эшләр Россия автомобиль юллары программасы буенча алып барыла, дип искәртте республика лидеры.

“Без инде юлны реконструкцияләүне тәмамлап киләбез һәм ул йөк ташуда шактый өстенлек бирә. Әмма бу юл кишәрлегендә буа булуы (юл Түбән Кама ГЭС буасы буйлап уза – Т-и иск.) проблемалы. Кызганыч, аның аркылы йөрү мөмкин түгел, юлның торышы безне борчый. Шунлыктан мин Россия Президенты Владимир Путинга Кама кластеры уңаеннан мөрәҗәгать иттем. Бу республиканың гына түгел, тулаем алганда [илнең] төп ноктасы. Алты-җиде елда ул өчләтә үсеш бирер, дип уйлыйм”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта ул кластерның алга таба үсеше транспорт белән җитди тәэмин ителешне таләп итүен әйтте.

“Беренче этап – проектлаштыру. Проектны гамәлгә кертсәк, алга китеш булачак, дип уйлыйм. Бу бик мөһим”, – дип йомгаклады Татарстан Президенты.

Алдарак “Татар-информ” белән интервьюда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Мамадыш районында “Волга” М7 магистраленнан Чулман аркылы күпер белән юл төзелеше проектының финанс-икътисади яктан эшләре башкарылды, дип белдергән иде.

Проект дәүләт-шәхси партнерлык шартларында тормышка ашырыла. Объект бәясенең исәпләре тәкъдим ителгән. Юлның озынлыгы 89,4 чакрым булачак, Чулман елгасы аркылы күпер - 3,1чакрым. Проектның масштаблылыгы истә тотылып, ул этаплап башкарыла.

Беренче этапта 21,4 млрд сумлык 14 чакрымдагы юл төзелеше башкарылачак. Беренче этапка Чулман аркылы күпер дә аңа килүче юллары белән кергән. Шәхси инвесторлар белән сөйләшү бара.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot