news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент күрсәтмәсе нигезендә, мэр казанлылар белән чүп яндыру заводы турында сөйләшәчәк

Илсур Метшин якын арада Осиново бистәсе һәм Салават Күпере инициатива төркеме белән очрашачак.

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшинга чүп яндыру заводы төзелеше булырга мөмкин мәйдан тирәсендә яшәүчеләр белән очрашырга кушты.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе ярдәмчесе Лилия Галимова әлеге очрашуның якын арада булачагын, ә аның төгәл көнен - Метшин, үз графигын ачыклаганнан соң әйтәчәген аңлатты.

Халык белән очрашуда шәһәр башлыгы чүпне аерым җыюны оештыру турында, завод төзелешенең ничек планлаштырылуын, аның өчен нинди шартлар үтәлергә тиешлеген, мондый заводның ни дәрәҗәдә куркынычсыз һәм никадәр нәтиҗәле икәнлеген ачыклап бирергә тиеш.

Шул ук очрашуда инициатива төркеменең  гамәлдәге шушындый заводларның кайсына һәм кайсы илгә барып таныша алачаклары турында да фикер алышачаклар.

“Президентның позициясе ачык: җәмәгатьчелек белән киңәйтелгән фикер алышу булмыйча һәм тиешле экспертизаларның,  шул исәптән халыкара экспертларның да уңай нәтиҗәсен алмыйча, завод төзелеше турында карар кабул ителмәячәк”, - дип билгеләп үтте Лилия Галимова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100