news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президент Ислам үсеш банкы башлыгы белән Россиядә ислам банкингын үстерү турында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Россиядә ислам финанс базары үсеше өчен законнарны үзгәртү кирәк.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Ислам үсеш банкы президенты Бандар Хаджар һәм Россия банк җәмгыяте вәкилләре белән Россиядә ислам финанс базары үсеше турында сөйләште Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Дубайда ислам икътисадын үстерүгә багышланган GIES-2018 Глобаль ислам икътисады саммиты киңлекләрендә барды. 

“Биредә Россиядә ислам банкингын алга җибәрүне планлаштыручы кешеләр җыелган. Безгә законнарны һәм бу эшкә карата карашыбызны үзгәртү кирәк. Ислам банкингы безнең түрәләр аңында ул мәчетләрнең акча өләшүе булып тора. Әмма бу бик зур хаталану”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Россиядә ислам финанс базары үсеше эшенә Россия Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары Олега Ганиевны һәм Россия икътисади үсеш министры урынбасары Сергей Горьковны җәлеп итәргә тәкъдим итте.

“Ул һөнәре буенча банкир, Россия Икътисади үсеш министрлыгында барлык тышкы элемтәләр өчен җаваплы”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot