Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Президент илкүләм проект буенча төзелүче 186нчы лицейның әзерлеген бәяләде
Быел республикада биш яңа мәктәп сафка бастырылачак – икесе Казанда, шулай ук Иннополиста, Чаллыда һәм Түбән Камада берәр мәктәп.
(Казан, 8 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районындагы «Перспектива» күп юнәлешле 186нчы лицеенда булды һәм яңа уку елына әзерлеген бәяләде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Бу лицей "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында төзелә, ул 1 224 укучыга исәпләнгән.
Рөстәм Миңнеханов башлангыч мәктәп сыйныфларын, ашханәне, технология, химия, физика кабинетларын, шулай ук спортзалны һәм бассейнны, актлар залын карап чыкты.
Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре шәһәрнең мәгариф оешмаларында балаларны ашатуны оештыру системасы турында сөйләде.
Искәртәбез, 2019 елда республикада биш яңа мәктәп сафка бастырылачак – икесе Казанда, шулай ук Иннополиста, Чаллыда һәм Түбән Камада берәр мәктәп.
Моннан тыш, өч мәгариф оешмасында төзекләндерү эшләре алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз