news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент грантлары конкурсына гаризалар 25 ноябрьгә кадәр кабул ителә

Конкурска социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга ярдәм итү һәм яклау өлкәләреннән коммерцияле һәм хөкүмәтнеке булмаган оешма проектлары кабул ителә.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Бүген 2020 елда беренче тапкыр гражданнар җәмгыятен үстерүгә Президент грантлары конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Коммерцияле булмаган оешмалардан гаризалар 2019 елның 25 ноябренә кадәр кабул ителә», - диелә хәбәрдә.

Катнашуга гаризалар кабул итү вакытына теркәлүе бер елдан да ким булмаган, ә 500 мең сумга кадәр грантка өмет иткән һәм теркәлү вакыты ярты елдан да ким булмаган коммерциячел булмаган оешмалар чакырыла.

Конкурска социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга ярдәм итү һәм яклау, гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү һәм башка өлкәләрдән коммерцияле һәм хөкүмәтнеке булмаган оешма проектлары кабул ителә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100