news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент грантлары фонды Татарстанны социаль проектларны гамәлгә куюда алдынгы дип тапты

Социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен, Татарстанга 140 млн сум бүлеп бирелгән.

Президент грантлары фонды Татарстанны социаль проектларны гамәлгә куюда алдынгы дип тапты
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Узган ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстан Россия төбәкләре арасында социаль проектларны гамәлгә ашыруга Россия Президенты грантларын алучылар саны буенча лидер булды. Бу хакта бүген Казанда Президент грантлары фонды директоры Илья Чукалин семинарда хәбәр итте.

“Узган ел Татарстаннан 433 социаль проект конкурска куелган, аларның 89ын Россия Президенты хуплаган. Мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде. 2017 елда республикадан һәр биш гариза Россия Президентыннан дәүләт ярдәме алды. Социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен, Татарстанга 140 млн сум бүлеп бирелгән”, - диде федераль эксперт.

Бу төбәк өчен лаеклы нәтиҗә, дип билгеләп үтте Чукалин. Чагыштыру өчен, 2016 елда республикада социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен җиде тапкыр азрак сумма бүлеп бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100