Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Президент “Газпром” башлыгы белән Татарстанда газ инфраструктурасы турында фикер алышты
Очрашу VIII Петербург халыкара газ форумы кысаларында узды.
(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Газпром” башлыгы Алексей Миллер белән Татарстанда газ инфраструктурасы үсешенә кагылышлы кайбер мәсьәләләр турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Очрашуда республика газ инфраструктурасы үсеше белән бәйле уртак проектлар буенча кайбер мәсьәләләргә тукталдылар. Шулай ук очрашуда газ-мотор ягулыгы базарын киңәйтү мәсьәләләре күтәрелде.”, - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.
- Татарстан Президенты җитәкчелегендә Татарстан делегациясе VIII Петербург халыкара газ форумы эшендә катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз