news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент эшмәкәрлеккә җәлеп итү, укыту буенча сүлпән эшләүче районнарны санап чыкты

Р.Миңнеханов эшмәкәрлеккә өйрәтүгә салкын караучы районнарны "булдыксызлар" дип атады.

 

(Казан, 27февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Икътисад министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак коллегия утырышында эшмәкәрлек серләренә өйрәтүдә сүлпән эшләүче районнарны тәнкыйтьләде.

"Бездә "Эшмәкәрлек фабрикасы", "Эшмәкәр азбукасы" һәм башка төрле формалар бар. Аларга актив ярдәм кирәк. Шул ук вакытта бар җирдә дә бу мәсьәләгә бертөрле караш юк. Могҗиза булмый - кешеләрне өйрәтергә кирәк. Талантлы кешеләр һәркайда күп, шуңа күрә бу безнең җитешсезлек. "Бизнес-класс" программасы буенча, республиканың 14 районында 10 нан кимрәк кеше укытканнар. Нәрсә инде бу?! Эшмәкәрлеккә укырга теләүчеләр юк мени?!" - дип гаҗәпләнеп Рөстәм Миңнеханов "кара"исемлеккә кергән районнарны санап чыкты. Кайбыч, Әлки, Чирмешән, Яңа Чишмә, Мамадыш, Саба, Менделеевск, Кукмара, Буа, Балтач, Питрәч, Баулы, Бөгелмә, Актаныш районнары шушы исемлектә. "Бөгелмә, Буа, Мамадыш - шәһәрләр бит! Үзегезнең резидентларыгыз юк, ә үзегез шөгыльләнмисез дә! Кем эшмәкәр була соң аннары сездә, читтән эзләрсезме? Беренче чирата, үз тирәңнән эзләргә, үз территорияләрегездәге кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Һәр муниципалитетта тәвәккәл, эш башларга әзер торучылар бар бит. Оят! Әз генә бу мәсьәләләргә игътибар итегез инде! Бушлай программалар бар, кызыксынуыгыз да юк. Димәк, сез эшләргә теләмисез, булдыксызлар. Территорияләрегездә бернинди перспектива юк дигән сүз", - дип шелтәләде Президент.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100