news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент Дмитрий Медведев Россия ЭЭМның кадрлар сәясәтен көчәйтергә йөкләмә бирде

Министр Рәшит Нургалиевка Россия ЭЭМ резервының кадрлар составына кертелгән вакантлы вазифаларга хезмәткәрләрне өстенлекле билгеләү тәэмин ителеше йөкләнелде

 (Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Дмитрий Медведев РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевка эчке эшләр органнарын җитәкче кадрлар белән тәэмин итүне оештыру эшен камилләштерү буенча комплекслы чаралар күрүне йөкләде. Аерым алганда, министрга Россия ЭЭМ резервының федераль кадрлар составына кертелгән Россия Федерациясе Президенты номенклатурасы вакантлы вазифаларына өстенлекле билгеләү тәэмин ителеше кушылды, дип хәбәр итә бүген Кремльның матбугат хезмәте. 

 Шулай ук, Р.Нургалиевка үз вакытында (кагыйдә буларак, алдагы срок төгәлләнүгә 1 ай кала) Президентка хезмәт срогын озайту, яки яшь буенча хезмәт срогы тулган җитәкчеләрне вазифаларыннан азат итү турындагы тиешле тәкъдимнәрне кертү йөкләнә.

 Россия ЭЭМ реформасы кысаларында 2009 елның 24 декабренда Д.Медведев «РФ эчке эшләр органнары эшчәнлеген камилләштерү буенча чаралар турында»гы Указны имзалаган. Анда каралганча, 2010 елның 1 гыйнварына эчке эшләр органнары хезмәткәрләре саны 20 процентка кыскартылырга тиеш. Соңыннан ЭЭМ вәгъдәләгәнчә, кыскартулар вакантлы вазифаларга гына кагылачак, ә оператив эштәге хезмәткәрләрне болар читләтеп үтәчәк. Р.Нургалиев игълан иткәнчә, реформа әллә ни ыгы-зыгыларсыз гына үткәреләчәк. Шушы үзгәртүләр барышында эшеннән чыгарылган хезмәткәрләрне укытып эшкә урнаштыру күздә тотыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100