news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент чыршысына муниципалитет аша сайлау үткән балалар бара алачак

Президент чыршысы 25 декабрь “Татнефть Арена”да үткәреләчәк.

Президент чыршысына муниципалитет аша сайлау үткән балалар бара алачак
tatarstan.ru

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Президент чыршысына муниципалитет аша сайлау үткән балалар бара алачак. Сайлау үтү өчен Яшьләр эшләре министрлыгы онлайн-платформа ясаган. Бу хакта Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Яңа ел бәйрәмнәре чараларына багышланган брифингта сөйләде.

“Тамашага билет алу өчен балалар үз муниципалитетларында сайлап алу аша үтәләр, аннары сайттагы махсус анкета тутыралар һәм төрле өлкәләрдә югары казанышларны раслаучы үз бүләкләрен һәм грамоталарын беркетәләр. Бу киеренкелекне бетерү өчен һәм Республика чыршысына муниципалитетлардан талантлы балалар бара алмый дигән стереотипны юкка чыгару өчен эшләнә”, - диде министр.

Республика Яңа ел чыршысы 25 декабрьдә "Татнефть-Арена" да узачак. Бәйрәмдә Татарстаннан 8 меңнән артык бала катнашачак. Бу олимпиадаларда җиңүчеләр һәм активистлар гына түгел, спорт чараларында, иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар булачак.

“Быел республика чыршысы өчен автор сюжеты һәм музыкасы белән уникаль “Яшерен шәһәр эзләгәндә” бозлы әкияти мюзикл әзерләнә. Беренче тапкыр Президент чыршы бәйрәме бозда үтәчәк. Анда Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары катнашачак”, - диде Дамир Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100