news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент Биектау авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә терлекчелекне үстерергә киңәш итте

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Биектау районының географик урнашуы Лаеш районыныкыннан да яхшырак.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Бу хакта Президент матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәренең төп максаты - кырларда бөртеклеләр уңышын җыю барышын тикшерү.

Калинино авылы янында Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, инвесторлар һәм район авыллары башлыклары белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, районның үсемчелектә тәҗрибәсе бай. Аның сүзләренчә, табыш китерә торган культураларны утыртырга кирәк, шулай ук терлекчелекне үстерергә - шул исәптән сөт җитештерүне арттыру мөһим.

"Район үзе - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен гаять зур базар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Географик урнашуы Лаештан да яхшырак, дип саныйм, иң мөһиме - активрак булырга".

Татарстан Президенты шулай ук районда шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары, микрофермалар үсеше белән кызыксынды.

Районда 34 хуҗалыкның кече формалары бар, шул исәптән технологик - 10 берәмлек.

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин бөртеклеләр уңышын җыю турында хәбәр итте.

Урып-җыю эшләре 27 июль көнне башланган. Бөртеклеләр һәм кузаклылар мәйданнары - 30,5 мең гектар.

2018 елның 15 август көненә 15,3 мең гектар суктырылган, ягъни 50,1 % (республика буенча уратча - 46,3 %). 40 мең тонна суктырылган, уртача уңышлылылк - 26,2 ц/га (республикада - 27,7). Шул исәптән уҗым - 5,2 мең гектар, ягъни 14,9 мең тонна.

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сүзләренчә, тулаем күләме 42 мең тоннага җитте. Кырларда 64 комбайн эшли. Рөстәм Кәлимуллин сүзләренчә, уҗым, борчак уңышын җыю тәмамланган.

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген Биектау районына катлаулырак бурычлар билгеләргә кирәк һәм игенчелек культураларын үстерергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100