news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президент: Без җәмәгать транспортына өстенлек бирергә тиеш

"Шәһәрдәге җиңел машиналарның 85 проценты ишегалларында тик кулланылмыйча тора", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда җәмәгать транспортына өстенлек бирелергә тиешлеген әйтте. Бу хакта ул башкала Думасы сессиясендә билгеләп узды.

Президент бүген троллейбуста барганын һәм канәгать калганын әйтте. Яңа 15 троллейбус, 10 трамвай кайтарылганын, метро станциясе ачылырга тиешлеген искәртте. Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспорты эше сыйфатын кайгырту буенча эшләргә тиешлекне билгеләп үтте. "Шәһәр автобуслар сатып алырга уйлый. Без әле тагын мөмкинлекләрне карыйбыз. Бүген статистика шуны күрсәтә: шәһәрдәге җиңел машиналарның 85 проценты - балласт, алар ишегалларында тик кулланылмыйча тора. Без җәмәгать транспортына өстенлек бирергә тиеш. Кешеләр җәмәгать транспорты, велоюллар булуын аңларга тиеш", - дип белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов Казанда автобус маршрутлары буенча да мөрәҗәгатьләр булуын билгеләп узды. Илсур Метшинга бу сорауларны игътибар белән карарга кушты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot