Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Президент беренче балага айлык түләүләр турындагы канунны имзалады
Канун гамәлгә 2018 елның 1 гыйнварыннан керәчәк. Федераль бюджетта аны тормышка ашыруга 21 млрд сум каралган.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин беренче бала туган очракта алык түләүләр кертелү турындагы канунга кул куйды. “Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турындагы” Федераль канун хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында бастырылган.
Документ тексты буенча, беренче бала туу (уллыкка-кызлыкка алу) белән бәйле түләүләр алуга һәм икенче бала туу (уллыкка-кызлыкка алу) белән бәйле айлык түләүләр алу хокукына безнең ил территориясендә даими яшәүче Россия гражданнары ия.
Канун гамәлгә 2018 елның 1 гыйнварыннан керәчәк. Федераль бюджетта аны тормышка ашыруга 21 млрд сум каралган, 2019 елда – 55 млрд сумнан артык, ә 2020 елда – 68 млрд сум.
Пособия билгеләү өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгатьитәргә яки күпфункцияле үзәктә гариза язарга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз