news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президент белән "Турыдан-туры элемтә"не Россия халкының яртысы караган

Сораштыру мәгълүматлары буенча, Россия кешеләренең 40 пороценты "Турыдан-туры элемтә"не телевизордан караган, 28 проценты ул хакта ишеткән.

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). 23 июньдә Россия халкының яртысы диярлек – 49 проценты телевизордан Владимир Путин белән булган “Турыдан-туры элемтә”не караган.

“Левада-үзәк” сораштыру мәгълүматлары буенча, 49 процент ил кешесе “Турыдан-туры элемтә”не телевизордан караган, 28 проценты ул хакта ишеткән, әмма сүз ни хакта барганын белми. 10 проценты исә газетадан яки интернеттан элемтә хакында фикер алышуны белгән, әмма үзләре карамаган һәм президент җавапларын ишетмәгән. 8 проценты Владимир Путинның җавапларын газетадан яки интернеттан укыган, 4 проценты “Турыдан-туры элемтә” турында беренче тапкыр ишеткән.

Сораштыру 23–26 июнь көннәрендә 18 яки өлкәнрәк яшьтәге1,6 мең кеше арасында 48 төбәкнең 137 торак пунктында үткәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot