Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Президент белән бергә!” инициатив төркеме сайты булдырылды
Ул бүгеннән эшли башлады
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Президент белән бергә!” инициатив төркеменең бүгеннән үз сайты эшли башлый. “Сәләт” йортында аны тәкъдим итү чарасы булды.
http://vmeste.tatar сайты — социаль проект. Сайтка керүчеләр каршында иң элек Татарстанның картасы ачыла. Анда республикада булачак төрле чаралар тамгалар белән билгеләнгән. Әлеге тамгага басып, чарада катнашырга мөмкин. Үзегез барырга теләгән чараны билгеләп бара торган календарь да эшләнелгән. Моның өчен “Минем чаралар” (“Мои мероприятия”) сылтамасы аша кереп теркәлү узу кирәк.
Чара узганнан соң, анда катнашучыларның фотосурәтләрен сайтка элү планлаштырыла.
Шулай ук сайтта “Президент белән бергә!” инициатив төркеме хакында мәгълүмат та урнаштырылган.
Сайттан файдаланучы үзенең инициативаларын, тәкъдимнәрен дә “Президент белән бергә!” төркеменә юллый ала. Моның өчен “Инициатива белдерергә” сылтамасы буенча керергә һәм үзегез хакында тиешле мәгълүматны калдырырга кирәк. Модерация узганнан соң, инициатива сайтта чыгарыла.
“Татарстан Республикасының иреклелек үсеше үзәге” директоры Анна Синеглазова сүзләренчә, сайт социаль челтәрләргә охшаш.
Сайтның татар телендә тәрҗемә бите дә барлыкка киләчәк. Инициатив төркем җитәкчесе Илгиз Хәйруллин хәбәр иткәнчә, финанслау булса, татар телендә яңа сайт барлыкка килү мөмкинлеге карала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз